22 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Яшьләрне өлкәннәр тәрбияли
Татарстанның ветераннар союзы Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт батырлары турында яшьләргә җиткерергә җыена. «Ветераннар союзы» комитеты, генерал-майор Александр Бородин әйтүенчә, яшьләр белән эшләү кирәк.
-
Яңалыклар
Зәңгәр күлгә камера куячаклар
Зәңгәр күл тирәсендә табигать законнарын бозуларны ачыклау максатыннан фотога төшерә торган камералар куелачак. Бу хакта Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.
-
Яңалыклар
Татарстан картасыннан 3133 су объекты юкка чыккан
Татарстанның Фәннәр академиясе эзләнүләре буенча соңгы 50 ел эчендә Татарстан картасыннан 3133 су объекты юкка чыккан. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева сөйләде.
-
Яңалыклар
Казандагы гомумишәһәр өмәсе Урицкий паркында узачак
25 апрель көнне республикада зур өмә узачак. Казандагысы Урицкий паркында үтәчәк. Өмә иртәнге сәгать 10:00 да башланачак. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик белем бирү бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент дәресләре – патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше»
Парламент дәресләре – Татарстанда 2009 елдан башлап ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институты инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган проект.
-
Яңалыклар
Балтачта мөнәҗәтләр бәйгесе үткән
Район мәдәният йортында Балтач мөхтәсибәте һәм Балтач сәнгать мәктәбе тырышлыгы белән «Ислам моңы» дип исемләнгән мөнәҗәтләр бәйгесе үткән.
-
Яңалыклар
Казанда 50 мәче хуҗаларын тапты
«Дорога домой» хәйрия проекты бу көннәрдә Казанда утыз өченче акция-күргәзмә үткәргән.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасында 13 нче пенсия һәм 13 нче хезмәт хакын кертү тәкъдиме каралачагын әйттеләр
Россиядә эшләүче халык Яңа ел алдыннан – 13 нче хезмәт хакын, пенсионерлар –13 нче пенсия алырга тиеш. «Справедливая Россия» партиясе рәисе Сергей Миронов шундый тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә ТАСС. Аның әйтүенчә, бу түләү кешеләребезнең күңеленә бик хуш киләчәк.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Нихәл, икътисад?
-
Җәмгыять
Гаиләне акча белән саклап калып буламы?
Аерылышырга теләгән кеше 100 мең сум акча түләсен. Депутатлар, ир белән хатын ашыгып никахын өзмәсен өчен, дәүләт пошлинасын 20 тапкыр арттырырга тәкъдим итә. Гаиләне акча белән саклап калып буламы?
-
Яңалыклар
Бөрбаш көрәшчеләренең үз китабы бар
55 ел дәвамында мәктәптә эшләп килгән көрәш түгәрәге «үстергән», заманында республика турнирларын шаулаткан, зур җиңүләр яулаган авылдашлары – көрәшчеләр турында китап булдыру идеясе Җәлил хәзрәтнеке булса, аны тормышка ашыручылар да шушы авылныкылар.
-
Яңалыклар
Базарлы Матак-Болгар автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла
27 апрельдән Әлки районында Базарлы Матак-Болгар гомуми файдаланудагы автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Санкт-Петербургта «Сигнал» җәмәгать иминлеге II яшьләр форумы башлана
Әлеге проект Федераль яшьләр эшләре агентлыгының (Росмолодежь) грант ярдәме нигезендә гамәлгә ашырыла. Яңа сезонда катнашучыларны киңәйтелгән конкурс программасы һәм анда катнашуның яңа форматлары көтә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасында СВОның кайчан төгәлләнәчәген аңлаттылар
Махсус хәрби операциянең төгәлләнүен куелган максатларга ирешелгәннән соң көтү кирәк.
-
Яңалыклар
Транспорт йөртү культурасы төшә
Татарстанда ел башыннан мототранспорт йөртүчеләренә 260 административ эш төзелгән. Шуларның 28 е – исерек хәлдә, 88е – машина белән идарә итү таныклыгы булмау, 6сы – йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, 38е мотошлемсыз йөрү белән бәйле.